ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2015 ел
сишәмбе

Су төрләре буенча дөнья чемпионаты башкалабыз Казанда узачагы билгеле булганнан бирле һәр кеше әлеге вакыйганы зур дулкынлану белән көтеп яшәде.

Чөнки әле кайчан гын шаулатып уңышлы рәвештә Универсиаданы уздырып җибәрсәк, инде менә чират әлеге чемпионатка да җитте. Хәтта спортка карата битараф булганнарның да әлеге тарихи вакыйганың нәкъ менә Татарстаныбызның башкаласы – Казанда узуы үзен татар дип санаган һәрбер татар җанлы кеше эчен зур горурлык булгандыр, минемчә. Шәхсән, үзем ачылу тантанасын телеэкраннар аша карап, көндә ярыш нәтиҗәләре белән танышып барганлыктан, әлеге чараны үз күзләрем белән йөзләгән тамашачы белән бергә спорт залына барып карау турында бик хыяллана идем. Тик хыял бер нәрсә, ә аны тормышка ашыру бөтенләй икенче мәсьәлә. Әмма кайчакта чынга аша алмас дигән хыялларның да чынга ашып куя икән. Социаль яклау үзәгеннән билетлар булуы турында хәбәр итеп шалтыраткач, могҗизаның көтмәгәндә булуына кабат инандым. Тик билет булу бер нәрсә, ә менә Казанга барып, йөреп кайту икенче нәрсә. Шөкер, тик монда да артык борчылырга туры килмәде. Чөнки безне туплап, берләштереп алып барып кайтырга алынучы Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Җәләлетдинова Фәридә апа булды. Чөнки 1нче август көнне ул безне Казанга алып китте.  

 Без дигәнем, авылдашым – Камаева Рузия апа һәм әле бала гына булуына карамастан, олыларча түзем, тормышка гашыйк Күңгәр авылы кызы Гатиятуллина Азиза идек. Ә инде Казанга килеп төшкәч, андагы матурлыкны күреп сокланып туя алмадык. Төрле спорт корылмаларын карап, истәлеккә фотларга төшеп, һәр минутның мизгелләрен күңелләребезгә якты истәлек итеп саклый бардык. Анда күреп алган хис-кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып биреп бетерерлек түгел. Әле бүген дә шул хис-кичерешләрдән айный алмый йөргән көннәребез. Бу чарада катнаша алуыбыздан кәефләребез иң югары дәрәҗәдә иде. Хәтта кайтканда коеп яуган яңгыр да, күк йөзен томалап алган кара болытлар ул көнне безнең күңелләргә һич кенә дә тәсир итә алмады. Чөнки һәрберебезнең күңелендә илаһи бер нур бар иде.

Мондый мөмкинлек тудырып, ачы язмышларыбызны берникадәр вакытка кадәр генә булса да татлыландыруга өлеш керткән һәркемгә аеруча җил-яңгыр тидерми, күз карасыдай кадерләп саклап, кырык эшен кырык якка ташлап, алып барып кайткан Фәридә апа Җәләлетдиновага йөрәк түреннән чыккан иң олы рәхмәт хисләребезне белдерәбез! Безне шул рәвешле сөендергәнең өчен, Аллаһы Тәгалә үзеңне шатландырсын. Җан һәм тән саулыгы, иминлеге насыйп итсен.

Мөнир ШАКИРОВ, Күшәр авылы


3
август, 2015 ел
дүшәмбе

Даниядә автомобильләрсез шәһәр төзергә уйлаганнар. Дөрес. Шәһәр әллә ни зур булмый. Аның каравы махсус проект буенча, барысын да исәпкә алып, машинасын калдырган кеше ерак ара җәяү үтмәслек итәләр.

Иң мөһиме – шәһәр экологик яктан чиста булачак, шәһәр халкы 15 мең тирәсе булыр диләр. Шәһәр эчендә җәяү генә түгел, велосипедта да йөреп булачак, моның өчен махсус юллар булдыралар.

Теләүчеләрнең машиналалары булачак, әлбәттә. Әмма аларны шәһәрдән ерак булмаган махсус зонада калдырырга туры киләчәк. Шул сәбәпле кешеләр бер-берсенең йорты яныннан да еш узачаклар һәм бу яхшырак аралашырга бер дигән мөмкинлек дип санала.

Әлеге шәһәрне 5 ел эчендә төзеп бетерергә уйлыйлар.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты 2014-2015 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларны атады.


1
август, 2015 ел
шимбә

Үзебезнең Казанда барган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын башланган көннән бирле кызыксынып күзәтәбез. Шатландыра, горурландыра, үткән белән бүгенгене чагыштырып, яңаларының кадерен белергә дә өйрәтә әлеге бәйге.

Әнә шул яңаларның барысы да Татарстан Республикасы Президенты программалары кысаларында төзелә. Кырыс экономик ситуацияләрдә дә Татарстанда Президентның 30 уникаль программасы эшләп торуына сөенәсең. Чөнки алар барысы да халыкның, бигрәктә авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуны күздә тота. Соңгы 2013–2014 елда гына да республикабызда Президент программалары кысаларында 332 спорт мәйданчыгы сафка баскан. Агымдагы 2015 елда тагын 10 спорт объекты, шуның бишесе йөзү бассейннары белән, халыкка файдалануга тапшырылачак. Әлеге объектларның барысы да федераль программа нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты хисабына башкарыла. Төзелгәннәр файдаланылып, уңай нәтиҗәләрен дә бирә. 2014 елда Казан халыкара спорт ярышларын кабул итте: бадминтон буенча Европа чемпионаты, яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге, фехтование буенча дөнья чемпионаты, хай-дайвинг буенча I ФИНА Дөнья Кубогы һәм Россия тарихында беренче тапкыр уздырылган “Фэйр плей” (“Гадел уен”) халыкара премиясен тапшыру тантанасы да Казанны дөнья күләмендә танытты. Һәм менә Су спорты буенча дөнья чемпионаты да Татарстан башкаласында уза.

Чемпионатның ачылу тантанасын якыннан күргәннәр андагы матурлыкны сөйләп бетерә алмыйлар, телевизордан караганда да сокландык. “Казан-Арена” стадионында корылган бассейн бер безне генә гаҗәпләндермәде, килгән кунаклар да соклануларын яшермәделәр.

Тантананы ачуда катнашкан Россия Президенты Владимир Путин, ФИНА президенты Хулио Маглионе, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чемпионатка килүчеләрне сәламләделәр. “Казандагы чемпионат ФИНА тарихында тагын бер искиткеч яңа бит булыр дип ышанам. Казан – онытылмаслык, энергиясе ташып торучы, киң күңелле, кунакчыл шәһәр”, – дип сөйләде ФИНА башлыгы. Әлегә кадәр Россия тарихында булмаган мондый чемпионатның безнең Татарстанда узуы, Татарстанның тагын бер мәртәбә бөтен дөнья күләмендә танылуы күңелгә үзгә бер рәхәтлек тә бирә. Чынлап та Казан – Һәвәскәрләргә дә, профессионалларга да спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләрне үз эченә алган иң яхшы инфраструктуралы Россиянең спорт башкаласына әйләнде.

Татарстан – спортка зур игътибар биргән уникаль төбәк, башкалада гына түгел, республиканың һәр районы, һәр авылында спортка, спорт сөючеләргә бөтен шартлар тудырылган. Әтнәбезне генә алыйк. 2014 елның октябрендә өч катлы, “Ашыт” күп функцияле спорт үзәге файдалануга тапшырылды. Сәнгать мәктәбе дә бирегә күченгәч, мәдәният-спорт үзәгенә әйләнде. Бүгенге көндә иртәнге сәгать 8дән кичке 10 га кадәр эшләүче әлеге бинада спорт белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, кичке якта олылар да волейбол, теннис, бадминтон уйныйлар. Тренажер залы гына да ни тора. 2013–2015 еллар эчендә Олы Әтнә, Күәм, Олы Мәңгәр, Олы Бәрәзә, Комыргуҗа, Яңа Шашы, Бәрәскә авылларында төзелгән спорт мәйданчыклары да буш тормый. Балалар да, олылар да бик теләп шөгылләнәләр. Әлеге спорт корылмаларының күбесе мәктәп каршында эшләнүе икеләтә уңайлы. Эштән бушамаган авыл халкының да спортка тартылып, сәламәтлеген кайгырта башлавын күрү икеләтә шатландыра.

Чемпионатның ачылышы гына да күпме хатирәләр кузгатты...


31
июль, 2015 ел
җомга

В целях обеспечения сохранности товарно-материальных ценностей и продуктов сельскохозяйственного производства на период заготовки кормов и уборки урожая 2015 года с 25 июля по 1 октября проводится операция "Урожай-2015". В ходе операции сотрудниками полиции будут обследованы места хранения зернопродуктов, сельскохозяйственной продукции, запчастей, техники, выявляться места вероятного сбыта похищенной сельхозпродукции и других товарно-материальных ценностей, предназначенных для обеспечения уборочной кампании. Также запланировано проведение комплексных оперативных мероприятий по выявлению и предотвращению фактов хищения зерновых культур, фуража, животноводческих кормов.

Управление Росреестра по Республике Татарстан обращает внимание заявителей – на портале Росреестра разработан новый сервис "Жизненные ситуации". Приобретая квартиру, гараж, земельный участок, оформляя наследство или участвуя в долевом строительстве, заявитель сталкивается с необходимостью сбора документов для государственной регистрации прав. Определить самостоятельно, какой именно перечень документов требуется в том или ином случае, достаточно сложно.
Открыв сервис «Жизненные ситуации» вы выбираете объект недвижимости (например: землю, квартиру или жилой дом) и операцию, которую вы планируете совершить (дарение, купля-продажа или наследование к примеру). Далее сервис задаст ряд уточняющих вопросов и выдаст готовый перечень необходимых документов, который вы можете распечатать или сохранить. Также сервис подскажет размер госпошлины, срок регистрации, поможет записаться на прием документов.
Управление Росреестра по Республике Татарстан обращает ваше внимание, что сервис достаточно прост в использовании и будет понятен не только для молодежи, но и для более старшего поколения и позволит решить различные жизненные ситуации, возникающие с недвижимостью.

Федеральный закон от 27.07.2010 года №210-ФЗ «Об организации предоставления государственных и муниципальных услуг» устанавливает, что органы государственной власти не вправе требовать от заявителей представления документов и информации, которые находятся в распоряжении других ведомств.

В частности, на сегодняшний день в секторе предоставления услуг в области государственной регистрации у заявителей отсутствует необходимость  предоставления выписок из Единого государственного реестра юридических лиц (ЕГРЮЛ). В рамках закона орган, осуществляющий государственную регистрацию прав, как участник системы межведомственного взаимодействия, самостоятельно направляет запрос  в налоговый орган, с целью получения информации, необходимой для государственной регистрации прав.

При этом важно отметить, что на практике межведомственный запрос формируется в форме электронного документа с использованием системы межведомственного электронного взаимодействия (СМЭВ).

Система межведомственного электронного взаимодействия успешно применяется и в следующей ситуации.

 В соответствии с положением п.1 ст.13 Федерального закона от 21.07.1997 № 122-ФЗ «О государственной регистрации прав на недвижимое имущество и сделок с ним» предусмотрена обязательная правовая экспертиза поступивших на государственную регистрацию документов. Самым популярным случаем представления документов на государственную регистрацию по-прежнему остаются сделки, в том числе договор купли-продажи недвижимого имущества. По общему правилу, государственным регистратором проверяются все представленные документы сторон сделки. Не исключено, что после анализа документов,  государственный регистратор обнаруживает существующие права в отношении третьих лиц, либо иные обременения (охранное обязательство и др.). При этом документы, содержащие актуальные сведения по ним, заявителем возможно не представлялись. В целях разрешения выявленных недочетов или устранения сомнений,  необходимые документы будут запрошены сотрудниками Управления Росреестра по Республике Татарстан по СМЭВ в соответствующих организациях.

Таким образом, процедура межведомственного взаимодействия между государственными (муниципальными) органами  позволяет Управлению Росреестра по Республике Татарстан эффективно использовать  новые электронные возможности  в сфере недвижимости, упрощая процесс государственной регистрации прав для заявителей, а потенциальным заявителям позволяет избежать  лишних финансовых и временных расходов, а также  обращений в соответствующие инстанции.

 

Пресс-служба

 

30.07.2015 временно исполняющий обязанности Президента Республики Татарстан Рустам Минниханов в ходе рабочей поездки в Атнинский муниципальный район ознакомился с организацией уборочных работ.
Рустама Минниханова сопровождали заместитель Премьер-министра РТ – министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Ахметов и глава Атнинского района Габделахат Хакимов.
В ходе поездки Рустам Минниханов встретился с механизаторами, руководителями сельхозформирований района и главами сельских поселений.
Несмотря на то, что Атнинский район расположен на севере республики и уборка зерновых здесь только начинается, врио Президента РТ положительно оценил организацию и ход уборочных работ.
Рустам Минниханов также ознакомился с новыми объектами животноводческого комплекса хозяйства "Тан" – кормозаготовительным цехом, коровником, рассчитанным на 800 голов, доильным залом и телятником.

Ухудшение погоды ожидается в Татарстане, сообщается на сайте Гидрометцентра РТ.

30 июля ожидаются небольшой дождь, гроза с кратковременными усилениями юго-западного ветра до 16-21 м/с  (в Казани до 15-20 м/с). Температура воздуха днем +29 градусов, вечером +20.

31 июля синоптики обещают местами дожди и грозы. Ветер юго-западный, западный 5-10, местами порывами до 14 м/с. Температура воздуха ночью 14-19 градусов тепла, днем потеплеет до +28, вечером будет +20 градусов.


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

В детских садах «Кояшкай» и «Бәләкәч» идут ремонтные работы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International