В шести школах Татарстана начнут изучать китайский язык
2015 елның 22 августы, шимбә
Быелның 1 сентябрьдән Татарстанның алты мәктәбендә кытай телен укыта башлыйлар. Бу хакта Бөгелмәдә узган укытучыларның август киңәшмәсендә Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.
Кытай телен Саба районының талантлы балалар тәрбияләнгән интернат-мәктәбе укучылары, Бөгелмәнең Мостафа Онджел исемендәге лицей-интернатына, шулай ук Казанның №18 (Вахитов районы), №35 (Приволжский район), №1 татар гимназиясе (Вахитов районы), №6нчы гимназия (Приволжский район) мәктәпләрендә укыта башлаячаклар.