13 нче июнь көнне Олы Мәңгәр авылында, мәдәният йорты янындагы балалар мәйданчыгы территориясендә, «Татарстанда җәй» проекты кысаларында балалар өчен «Бәхетле балачак» дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар төрле актив уеннарда, кызыклы спорт ярышларында, күңелле командалы эстафеталарда бик теләп катнаштылар. Алар өчен күпсанлы сюрпризлар һәм бүләкләр оештырылды. Шулай ук балалар күмәкләшеп җырладылар, заманча биюләр биеп, чын күңелдән ял иттеләр. Балалар өчен махсус күңел ачу мәйданчыгы оештырылды. Анда батутлар, шулай ук баллы мамык һәм тәмле попкорн сату нокталары эшләде. Алдагы җәйге чараларның афишасын проектның рәсми сайтында карарга була: https://leto.tatar/ #ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ