Мәктәпләрдә – яңа уку елы
Укытучылар, укучылар һәм билгеле инде, әти -әниләр яңа уку елына әзерләнә. Быел район мәктәпләрендә барлыгы 1208 бала белем алачак. Беренче сыйныфларга исә барысы 133 бала керә. Шуны да әйтергә кирәк, узган уку елында 85 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне тәмамлап олы тормышка юл алган. 9 сыйныфны исә барлыгы 152 бала тәмамлаган.