ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Әтнә районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә "химик элементларның вакытлы законы" ачкан Дмитрий Иванович Менделеевның туган көненә багышланган «Соңгы элемент» интеллектуаль уеннары узды.

ГабдуллаТукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы каршындагы басуда узган “Татарстан чаңгы юллары – 2019” бәйгесенә быел өч йөздән артык кеше катнашты.

13 февраль көнне, 10.00 сәгатьтә Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты бинасында Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 38 йорт адресы буенча хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең баш дәүләт хезмәт инспекторы урынбасары Артем Юрьевич Ларюхин кабул итәчәк.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

03 февраль көнне АШЫТ мәдәният-спорт үзәгендә  егетләр һәм кызлар арасында тиз шахмат буенча спорт мәктәбе беренчелеге ярышы узды. Ярыш районда шахмат төрен популярлаштыру, сәлатле уенчыларны сайлап алу, укучылар арасында дуслыкны ныгыту максатыннан үткәрелде.  Барлык уенчылар да  лаеклы  катнаштылар. Уен нәтиҗәләре буенча кызлар арасында 1 урынны Мифтахова Азалия, 2 урынны Ахметова Азалия, 3 урынны  Гарипова Инзиля, егетләр арасында 1 урынны Каримов Камиль, 2 урынны Шарафиев Самат, 3 урынны Баязитов Камиль яуладылар.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе “Әтнә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” 2019  елның 28 гыйнвареннән  – 3 февраленэ кадәр кумәк хужалыкларда  мөгезле эре терлеккә котыру авыруына каршы вакцинация ясалды. Шулай ук ООО «Шахтер» һэм ООО «Тукай» күмәк хуҗалыкларында ИРТ, парагрипп  авыруына каршы вакцинация ясалды.

2019 елның 9 гыйнварыннан Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы каршында телефон номерлары үзгәрде. Хәзер учреждениедә бердәм номер (843) 514-90-77 эшли. Кирәкле адресатка кадәр сорау алу өчен өстәмә номер җыярга кирәк. Аны автоответчик туктата. Өстәмә номерларны учреждение сайтында карарга була.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

әниләре алимент түләмәүче балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылган чираттагы бердәм кабул итү көне узды

Айнын беренче сишәмбесе Бөтенроссия эшмәкәрләр кабул итү көне диеп игълан ителде


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 4 феврале 18 сәгатьтән 5 февраль 18 сәгатькә кадәр аязучан болытлы һава.Төнлә бераз кар, көндез көчле кар. Көндез урыны белән бозлавык.Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метрга кадәр, көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -18..-20, аязган вакытта -23; көндез максималь һава температурасы -8..- 10. Юлларда бозлавык, кар көртләре.


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында " 2006 елның 24 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә предприятие һәм оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләнә, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары резервлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International