ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Ялган чакырту булса Махсус хезмәт күрсәтүчеләрне нигезсез чакырту административ хокук бозу очрагы буларак квалификацияләнә. 19.13 маддә буенча, янгын сагы, полиция, ашыгыч ярдәм яки бүтән махсус хезмәт күрсәтүчеләрне ялган чакыртучыга бер меңнән алып мең ярымга хәтле административ штраф яный

22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар арасында имтиханнар тәмамланды. Шулай да ике тугызынчы сыйныф укучысы көзге сынауга калдылар.Унберенче сыйныфлар арасында физика фәнен Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды


20
июнь, 2015 ел
шимбә

Бүгенге көндә полиция хезмәткәрләренә бар җиргә дә өлгерү мөмин түгел. Шуңа да аларга тәртипне саклау өчен  халык дружиналары да ярдәмгә киләчәк.


19
июнь, 2015 ел
җомга
“Бердәм Россия“ сәяси партиясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республикакүләм “Дети рисуют страну“ рәсем бәйгесе үткәрде.Әлеге бәйгедә Олы Мәңгәр урта мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Гарипов Эльмир “ Горжусь дедом“ номинациясендә дипломга лаек булды.

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Утырышта  Әтнә районы  буенча кураторлар Рамиль Ренат улы Хайруллин, Ләззәт Хәйдаров,Эчке эшләр бүлеге, паспорт бүлеге җитәкчеләре, район мөхтәсибе, авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов алып барды. Әлеге чара турында газета битләреннән укып белә аласыз.


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Дин һәм без Изге Рамазан – Аллаһ бүләге Ислам динендә һәрбер балигь һәм акыллы кешегә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең берсе – ураза. Ул быел 18 июнь көнне башлана

16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
"Прайм-Лига 2015" кысаларында "Бердәм Россия" сәяси партиясе кубогына мини футбол ярышы узды. Барысы дүрт команда катнашты.

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

“Трактор” операциясе башланды 8 июньдә әнә шул исемдәге операция башланды һәм ул 30 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге операция барышында трактор йөртүченең таныклыгыннан алып, тракторның, прицепларның төзеклеген, учетка куелганмы юкмы икәнен, кыскасы, трактор һәм тракторчы белән бәйле барлык эшләр дә тикшереләчәк. Бу хакта ЮХИДИнең Әтнә бүлекчәсе хезмәткәрләре хәбәр итте.


12
июнь, 2015 ел
җомга

Бүген Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме - Россия көне. Әлеге көн 1998 елдан билгеләп үтелә. Ә аңа кадәр, 1990 елда Россия Федерациясенең дәүләт мөстәкыйльлеге турында белдерү кабул иткән көннән, Россия бәйсезлеге көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне Россия халкы ял  һәм бәйрәм итә. 


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Әтнә егете Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә үткәрелгән 37 мемориал–ирләр арасында шахмат буенча Россия кубогы этабында катнашты. Шөкер, үзебез кечкенә генә район булсак та, шахматчыларыбыз республикабызда танылып өлгерделәр. Беренчелек тә алар өчен ят түгел

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International