“Трактор” операциясе башланды 8 июньдә әнә шул исемдәге операция башланды һәм ул 30 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге операция барышында трактор йөртүченең таныклыгыннан алып, тракторның, прицепларның төзеклеген, учетка куелганмы юкмы икәнен, кыскасы, трактор һәм тракторчы белән бәйле барлык эшләр дә тикшереләчәк. Бу хакта ЮХИДИнең Әтнә бүлекчәсе хезмәткәрләре хәбәр итте.