“Бердәм Россия“ сәяси партиясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республикакүләм “Дети рисуют страну“ рәсем бәйгесе үткәрде.Әлеге бәйгедә Олы Мәңгәр урта мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Гарипов Эльмир “ Горжусь дедом“ номинациясендә дипломга лаек булды. Эльмирга истәлекле бүләкләр белән бергә гаиләсе белән “Ривьера“ аквапаркына 4 сәгать ял итү мөмкинлеге биргән юллама һәм Казанда узачак су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына ике билет тапшырылган.