ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

  2019  елның гыйнварның беренче атнасында СХПК Ф.Галиев исемендәге, ООО “Дусым”, ООО “Шахтер” hәм СХПК “Таң” күмәк хуҗалыкларына хайван торакларына дезинфекция ясалды. Шулай ук яшь бозауларга себер язвасына hәм эмкар авыруына каршы вакцинация ясалды.


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

6 гыйнвар көнне Арча шәһәрендә 2004-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир үтте. Ярышта барлыгы 5 районнан 14 кызлар һәм 10 егетләр командасы катнашты. Безнең егетләрдән торган Әтнә командасы 2 урынны яулап кайттылар. Тренеры Вагапов Альфред Азат улы.


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 07 гыйнвар көнендә АШЫТ мәдәният-спорт үзәгендә  XIII укучылар спартакиадасы кысаларында укучылар арасында өстәл теннисы ярышлары узды. Барлыгы мәктәп һәм техникум белән 13 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 еллык мәктәплэр һәм техникум арасында 1 урынны техникум, 2 урынны Олы Әтнэ мэктэбе, 3 урынны Бәрәскә мәктәбе алды, 9 еллык мәктәпләр арасында 1 урынны – Түбән Көек мәктәбе, 2 урынны-Олы Мәңгәр, 3 урынны – Яңа Шашы мәктәбе алдылар. Барлык җиңүчеләр грамота, медалләр белән бүләкләнделәр. 1 урын алган командалар Кубок яуладылар.


8
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

"Ашыт " мәдәни-спорт комплексында Әтнә волейбол лигасының волейбол ярышлары узды.   Уеннар ике мәйданчыкта узды. Һәр уенга 5әр партия уйнадылар.Очрашу нәтиҗәләре буенча 1 урынны Коморгузя авылы командасы яулады, 2 урынны - Әтнә,3 урынны Кунгэр авылы командалары үзара бүлеште.

4 гыйнвар көнне " Ашыт» мәдәни-спорт комплексының спорт залында ул икенче ел рәттән үткәрелүче  мини-футбол буенча ачык Яңа ел турниры узды. Призлы урыннар өчен Балтач, Арча ,Кукмара, Теләче ,Биектау, Әтнә районнарыннан һәм Марий Эл Республикасыннан командалар көрәште. Турнир Балтач районы җыелма командасы җиңүе белән тәмамланды, 2 урын - Кукмара,3 урын –Теләче, 4 урын-Арча «Восточный».

Әтнә районында Әтнә хоккей лигасы уеннары башланды.   Уеннар Куәм, Яңа Шашы ,Олы Мәнгәр Бәрәскә, Олы Әтнә авылларынд урнашкан ачык шугалакларда уза. Хоккей лигасы Әтнә- Яңа Шашы уены алдыннан тантаналы ачылу белән башланып китте.


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

26 декабрь көнне Яңа Шашы мәктәбенең спорт залында гадәттәгечә елда уза торган 2004 нче һәм кечерәк егетләр арасында Кыш Бабай призына көрәш ярышлары узды. Ярышлар Таң авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һэм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ярдәме белән үткәрелде. Ярышта Әтнә, Биектау, Арча, Балтач районнарыннан 118 көрәшче көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча һәр үлчәү категориясендэ 1,2, 3 урын алган егетлэр медаль, грамота һәм акчалата бүләкләнделәр. Ярышта катнашкан һәрбер балага Кыш Бабай бүләкләр таратты.


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 27 декабренә
26 декабрнен 18 сәгатьтән 27 декабренэ 18 сәгатькә кадәр
 

Болытлы.
Кар, төнлә урыны белән көчле. Урыны белән буран.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 7-12, төнлә һәм иртән 17 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -8..-11,
көндез максималь һава температурасы -4..7.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Халыкара футбол көне уңаеннан «Ашыт» мәдәни-спорт комплексында мини футбол буенча районара турнирнын финал уеннары узды .Финалга ике төркемдә башлангыч уеннардан соң 4 команда чыкты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Сап Чембулат,2 урынны Айшияз,3 урынны Затлы, 4 урынны Алат яулады


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

20 декабрьдә Әтнә районы Коморгуҗа авылында Татарстан Республикасының “Сельские клубы” программасы буенча төзелгән өр-яңа мәдәният йорты ачылды. Яңа мәдәният учагын Әтнә районы башлыгы урынбасары Нуриев Фәрит Мансур улы, төзелеш компаниясе директоры Гарифуллин Зиннур Нурулла улы, Коморгуҗа авылы советы председателе Хакимов Әнәс Абдулла улы ачып җибәрде. Район халкын котларга Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор музыка ансамбле килде. Концертлар, бәйрәмнәр гөрләр торсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International