Әтнә - бәхәссез лидер

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Әтнә - бәхәссез лидер

08.12.2015

8 декабрьгә Татарстанда бер баш сыердан тәүлегенә уртача 12,4 килограмм сөт савылды. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 0,73 килограмм тәшкил итте.

 

Бу көнне Әтнә сыерларының һәрберсе тәүлегенә уртача 19,6 килограмм сөт бирде. Тулай савым узган елгыдан 21,5 т, ай башыннан 1,8 т һәм узган көннән 0,5 т артык булып, 132,0 т булды. Сөт җитештереп сату рейтингында Әтнәдән соң ук икенче булып урнашкан Саба сыерлары да арттырдылар үзе. Тик безнекеннән әлегә сизелерлек ким. Сабада 123,9 т тулай савым, бер баш сыердан тәүлегенә уртача 17,7 килограмм сөт саудылар. Өченче булып урнашкан Мамадыш сыерлары тулаем 138,7 т һәм бер баш сыердан уртача 17,0 килограмм сөт бирәләр.

Рейтинг нәтиҗәләре буенча "беренче өчлек"тән соң баручы Балтач, Кукмара, Актаныш районнарында бер баш сыердан тәүлегенә уртача 1 поттан  кимрәк сөт савалар.

Әтнә тагын бер күрсәткеч буенча бәхәссез лидер. Бездә бу көнне авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына карата 2,46 килограмм сөт җитештерелде. Башка бер генә районда да бу күрсәткеч хәтта 2 килограммга да җитә алмады.

          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International