"Единая Россия" в свой день рождения проводит прием граждан по всей стране

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Әтнә районында "Бердәм Россия" партиясенең туган көне уңаеннан "Бердәм халыкны кабул итү" көне уза. Кабул итү Әтнә дәүләт драма театры бинасының икенче катында урнашкан район үзәк китапханәсендә бара. Иртәнге сәгать сигезләрдә башланып китеп, әлеге сәгатьләргә кабул итүгә килүчеләр дә, шалтыратучылар да бар. Халыкны пай җирләре буенча, хезмәт ветераны кенәгәсе, юл төзелеше, җир белән бәйле, сәламәтлек өлкәсенә кагылышлы сораулар борчый. Кабул итүләр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International