Соңгы айларда күрше район территорияләрендә урнашкан күмәк хуҗалык фермаларыннан эре мөгезле терлек урлау очраклары ешайган. “Әлегә бездә мондый хәлнең күзәтелгәне булмаса да, игътибарны киметү ярамас”,- дип киңәш итә Әтнә Эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиев.