Хоть многие из нас и родились в деревнях, однако мы еще не все познали в сегодняшнем сельском хозяйстве.

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Соңгы елларда табигатьнең бу тармакта эшләүчеләрне әллә ни шатландырмавына карамастан, Татарстан игенчеләре 3,5 млн.тонна ашлык җыеп алды, бәрәңге, чөгендер, кукуруз кебек культуралар да елына күрә җитәрлек уңышбирде.

Күбебез авылда туып-үссәк тә, без бүгенге авыл хуҗалыгын белмибез диярлек. Ул бик киң тармаклы өлкә һәм күбебез күзаллаганча, агрономнан һәм механизаторлардан гына тормый. Аның яңа техника сатып алучы, аны ремонтлаучы, яхшы орлык әзерләүче, җитештерелгән итне, сөтне эшкәртүче, сатучы оешмалары да бар. Моның өстенә яңа төрле сортлар чыгаручы селекционер галимнәрне, лаборантлар тупланган фәнни-тикшеренү институтларын да кушсак, шактый күп кеше эшләүче тулы бер индустрия килеп чыга. Әйтик, «Агросервис» фәнни-җитештерү ачык акционерлык җәмгыяте, исеменнән үк күренгәнчә, фәнни эшләр белән дә шөгыльләнә, хуҗалыкларга практик ярдәм күрсәтергә дә әзер. Аның генераль директоры Нияз Зәйнулла улы Хисмәтов хезмәт юлын гади механизатордан башлап, техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешкән шәхес. Русиянең мактаулы машина төзүчесе исемен алган, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач туган ягы Чүпрәледәге «Йолдыз» колхозында – механик, район «Сельхозтехника» берләшмәсендә – инженер, Казандагы «Сельхозавтотранс», «Агропромремонт», «Татплодо-вощторг» оешмаларында баш инженер булып эшләгән. Бүген ул җитәкләгән фәнни-җитештерү берләшмәсе Германия, Кытай, Япония фирмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

– Нияз әфәнде, бөтен нәрсә чагыштыруда күренә. Сез чит илләрдә байтак йөргән кеше, алардагы авыл хуҗалыгы тармагын да ныклап өйрәнгәнсез, ни өчен уңдырышлы җирләргә бай Русиядә авыл хуҗалыгы тармагы мантый алмый? Сәбәп табигать шартларына гына бәйлеме?

– Моннан берничә ел элек Германиядәге техника җитештерүче бер завод җитәкчесе белән очрашкан идем. Танышканда мин аңа үземне составында 13 предприятие булган зур агросервис холдингы җитәкчесе дип таныштырдым, эшмәкәрлек буенча үз системамны булдырдым дип мактандым. Ул мин сөйләгәннәрне елмаеп тыңлап торды да, кулыма кечкенә генә бер брошюра тоттырды һәм: «Мин дә үз системамны булдырдым, әмма шушы өлкәдә Япониядә ничек эшләүләрен тирәнтен өйрәндем һәм шуларның нигезендә үз методикамны булдырдым, – диде. – Хәзер безгә эшкә килүче һәр менеджерга шушы китапчыкны бирәм дә, шуның буенча конспект төзергә кушам. Алар һәммәсе дә диярлек нәкъ бер үк методиканы күрсәтәләр. Әмма аны бит мин уйлап тапмадым, ул инде әллә кайчан уйлап чыгарылган».

Шунда миңа уңайсыз булып китте. Чыннан да, күп нәрсәгә карашым үзгәрде.

Авыл хуҗалыгында да әллә нинди яңа системалар уйлап чыгарырга кирәкми. Яңа сортлар һәм яңа машиналардан кала, әлбәттә. Ә без велосипед уйлап табарга маташабыз. Гади генә әйткәндә, гомере буе җирдә эшләгән крестьянга өстән ниндидер күрсәтмәләр биреп кенә уңышны арттырып булмый. Әйтик, аңа бүген гектарына фәлән кило ашлама кертергә кушалар. Ә ашламаны бит дәүләт акчага сатып бирә. Бәлки аңа шул акчага ягулык яисә техника алу отышлырактыр, өстәгеләр менә бу хакта уйламыйлар.

– Җир – олы байлык. Әмма бүген дәүләттән җир алып, анда тир агызырга теләүчеләр генә бармак белән санарлык...

– Бездә авыл хуҗалыгы җирләренең чын картасы юк дияргә мөмкин. Мәсәлән, ниндидер басудагы туфрак уңдырышлымы-түгелме, бу басуга күпме ашлама кертергә кирәк, анда нәрсә үстерү отышлырак, моның хакында берәү дә уйлап тормый, тоталар да теләсә нәрсә чәчәләр. Бәлки анда теплица корып, яшелчә үстерү яисә умарта тоту файдалырактыр? Хуҗалыклардагы һәр басуның, һәр кишәрлекнең паспорты булырга тиеш.

Мин дөньяның утыздан артык илендә булдым, аларда кешеләр җирнең һәр квадрат метрын дөрес итеп файдаланырга тырышалар. Кытай турында әйтмим дә инде, Европаның алга киткән илләрендә дә бу шулай.

– Бездә бит кәгазьдә генә булса да пай җирләрен авылда яшәүче элекке күмәк хуҗалык эшчеләренә бүлеп чыктылар. Кемгәдер әйбәтрәк кишәрлекләр эләккәндер, кемгәдер начаррак, әмма әлеге дә баягы җирнең, Сез әйткәнчә, паспортлары булмау, соңгы елларда корылыклар, анда нәрсә үстереп, нинди табыш алып буласын белмәү күпләрне җирдән биздергәндер.

– Әйе, без бит инде ничә еллардан бирле кешене җирдән биздерү өчен тырыштык. Аны үзен чын хуҗа итеп тойсын өчен, ай-һай, күп әйберләрне үзгәртергә кирәк. Иң беренче, әлеге дә баягы шул үзенә тиешле кишәрлеген казыклар белән бүлеп алып, әйтик, Габдулла абыйның үзенә бирергә кирәк. Югыйсә, күп кенә урыннарда җирне кеше башына гектарлап кына бүлеп чыктылар. Кәгазьдә. Күпләр үзенең күпме җире барын да белми, белсә дә, ул аны үзе эшкәртә алмый, чөнки аны эшкәртерлек техникасы юк. Ул абзый-апаларның күбесе пенсия яшендә бит инде, балалары шәһәргә китеп төпләнгән, алар кире кайтмаячак инде. Шуңа да Габдулла абзый пай җирен бүген фермерга, хуҗалык җитәкчесенә, арендаторга бирергә мәҗбүр.

Икенчедән, авыл хуҗалыгында административ идарә итү тәртибен бетерергә вакыт. Чит илләрнең берсендә дә бездәге кебек район саен авыл хуҗалыгы идарәләре юк, ә фермер хуҗалыклары һәм алар белән кулга-кул тотынып эшләүче предприятиеләр генә бар. Фермер үзе җитештергән продукцияне үзе эшкәртеп, үзе сатса гына табыш көтә ала. Болар бит берсе дә мин уйлап чыгарган әйберләр түгел, ә заман таләбе, чит илләр тәҗрибәсе.

– Сез җитәкләгән оешма бүген ниләр белән шөгыльләнә?

– Ни белән шөгыльләнми дип сорасаң, җавап бирүе җиңелрәк булыр иде. Без Т-150К, К-700, К-701 тракторларын, экскаваторларны, металл кисүче, күтәрү-бушату транспортын ремонтлыйбыз, аларга техник карау үткәрә алабыз. Заказлар кимрәк вакытта, әйтик, кышын, кар чистарту машиналарын үзгәртеп бирә алабыз, термос торбалар да эшлибез. Гомумән, бүгенге сервис техникага хезмәт күрсәтүнең тулы бер комплексын үз эченә алырга тиеш. Безнең оешма теләсә кайсы хуҗалыкка нинди техника кирәклеген исәпләп, аны чит илләрдән кайтартып, безнең шартларга җайлаштырып бирә ала. Аннан соң безнең җирләрнең ундырышлылыгын исәпләп чыгарып, аны нинди максатларда файдалану отышлы булачагын әйтә алабыз.

– Нияз әфәнде, бүген авыл хуҗалыгында эшләргә теләүчеләргә, фермерларга дип әйтик инде, кредитлар, субсидияләр дә бирелә, әмма эшләргә теләүчеләр генә аз. Ни өчен Кытай крестьяны, нимес фермеры җиргә ябышып ята, ә безнекеләр бераз эшләп карыйлар да, кул селтиләр?

– Мин инде алман фермерларының да, кытай крестьянының да нинди шартларда эшләгәнен, яшәгәнен шактый күзәтәм, алай гына да түгел, Германиядә үзем бер фермада атналар буе яшәп, аларча эшләп карарга өйрәнгән кеше. Биредә хикмәт техникада, алдынгы методикада гына түгел. Русиядә авыл кешесенә гомер-гомергә үги балага караган кебек карадылар, авылны әкренләп бетерделәр. Күз алдыгызга китерегез, сезнең белән без узган гасырның 70-80 нче елларында югары белем алып, коммунизм төзибез дип хыялланган буын. Ул чакта авыл хуҗалыгы белгечлеге алганнарның барысы да диярлек шул өлкәдә хезмәт куя иде, чөнки ул белгечләргә авылларда йортлар салып бирделәр, яхшы хезмәт хакы түләделәр. Әмма, бер шагыйрь әйтмешли, Русия бит ахмаклыклар иле, бездә гел экспериментлар бара, үзгәртеп корулар чоры башлангач, фермаларны бетерделәр, эш булмагач белгечләр дә кайсы-кая таралып бетте. Әлбәттә, теге белгечләр төзелешкә, сәүдәгә, мәгариф системасына күчтеләр, үзләренең фирмаларын ачтылар, шулай итеп, күбесе югалмады. Ә авыл хуҗалыгы белгечләрсез калды. Республикабызда авыл хуҗалыгы, ветеринария академияләре, дистәләп техникум, колледжлар бүген дә белгечләр әзерли, тик аларның бик азы гына җирдә эшләргә килә.

– Моннан ике ел элек сөйләшкән вакытта Сез ниндидер завод төзеп, анда бездә җитештерелгән игенчелек продуктларын эшкәртеп, чит илләргә сату турында әйткән идегез. Ул нинди завод булачак һәм бу юнәлештә эшләр барамы?

– Чыннан да, мин инде чит илләргә хәзерге кебек авыл хуҗалыгы чималын гына түгел, ә үзебездә җитештерелгән продукцияне сату хакында күптән хыялланам. Бу программаның бизнеспланын күптән эшләп, Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырдым. Инде менә соңгы вакытта боз кузгалды кебек. Югыйсә, әлеге заводны төзергә кытайлар да үз өлешләрен кертергә әзерләр. Ә алар теләсә кайсы проектка субсидия бирмиләр, мең кат уйлап, бер кат кына кисәләр. Гади генә әйткәндә, бездә үстерелүче бөртеклеләрдән, техник культуралардан аксымны, крахмалны, майларны аерып алып, шуларны җитештерүче завод булачак ул.

Бу завод безнең туклану культурасына да йогынты ясаячак. Әйтик, бодайның сыйфатын бүген клейковина, ягъни җилемчә буенча бәялиләр. Җилемчә – ашлык бөртегендә була торган аксым матдәсе. Әгәр без аны аерып алып ипи пешергәндә онга шуны кирәкле күләмдә куша алсак, ипинең туклыклыгы бермә-бер артачак. Крахмал белән дә шундый ук хәл. Әлегә бездә аны нигездә бәрәңгедән алалар. Югыйсә, ул бодайда да шактый. Бүген бездә җитештерелүче казылыкка меңнәрчә тонна читтән китерелгән соя мае кушыла, әгәр шуны үзебездә җитештерсәк, арзангарак та төшәр иде, сыйфатын да контрольдә тотар идек. Димәк, моннан бик тә әһәмиятле нәтиҗә килеп чыга: бүген нәрсә ашавыбыз, ягъни туклану культурасы сәламәтлегебезгә турыдан-туры бәйләнгән. Онкологик авыруларның күбесе беренче чиратта теләсә нәрсә ашудан килеп чыга бит. Әйтик, кытайлар итне ашамыйлар диярлек, аның урынына соя кулланалар. Алар организмнарына кирәкле аксымны үсемлекләрдән алалар. Гомумән бу халыктан безгә өйрәнергә дә өйрәнергә әле. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә түгел...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International