20 ноябрь көнне Россия Федерациясе субъектларында Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне буларак билгеләп үтелә. Бу хакта Әтнә районы прокуроры Нурия Сабирҗанова аңлатып китте.
- Әлеге чараның максатчан төп группалары булып: әти-әни күзәтүеннән башка калучы ятим балалар, балалар, шулай ук лараның законлы булган вәкилләре, үз гаиләләренә бала алырга теләкләре булучылар, шулай ук инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре бушлай юридик ярдәм күрсәтүне сорый алалар.
Шушы көнне Әтнә район прокуратурасында сәгать 13.00дән 16.00гә кадәр шушы төркемгә керүчеләрне кабул итәчәкбез. Шулай ук 2-15-60, 2-15-61 телефоннарына шалтыратып алдан язылу һәм киләсе вакытыгызны әйтү мөмкинлеге бар. Сорауларны язмача Олы Әтнә авылы, Бәдри Зиһаншин урамы, 8нче йорт адресы буенча яки Atn.Prok@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Гаризаларны язмача һәм телдән дә бирергә була. Мөмкинлекләре булмаган кешеләргә шмкаятьләрен язуда хокукый ярдәм күрсәтеләчәк.