"Эрудит-2015"

2015 елның 14 ноябре, шимбә

Укучылар арасындагы бәйге аеруча киеренке һәм гаять дәрәҗәдә күңелле уза.

Бу юлы да шулай булды. Әтнә районының 25 еллыгына багышланган бәйге сорауларының берсе дә җавапсыз калмады бугай. Командалар җавап тапмаса, җанатарлар булышты. Мәгариф бүлеге, Мәктәптән тыш эшләр үзәге, соңгысының белгече Раилә Фәхретдинова бик күңелле чара оештырганнар. Соңыннан "Әтнәм минем - сөеп туймас җирем" конкурсының рәсем һәм инша номинацияләрендә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Болар хакында махсус әзерләнгән фоторепортаждан карап белә аласыз. Ә тулырак материалны газетадан укып белерсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International