Осенняя уборка

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Чистарынабыз

Олы Әтнә авылының үзәк урамыннан йөрүчеләр юл кырыендагы асфальтка, сукмакка алып ташланган, хәрәкәткә комачаулаган кәсле балчыкларга игътибар иткәндер, “Ниткән хәл инде бу”, дип ачуланучылары да булгандыр. Ә оешмаларда эшләүчеләрнең су ага торган улакны чистартуларын, юлдагы балчыкларын трактор арбасына төяүләрен күрүчеләр шатлангандыр. “Су ага торган улакларны чистарту белән беррәттән оешма хезмәткәрләре су буйларын да чистарту эшенә керештеләр, күпер тирәләрен дә җыештырабыз. Җирләр бүленгән, һәр оешма үз вакыты белән эшли”, – дип авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International