Обработка почвы в Татарстане

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Үзе чәчә, үзе сукалый

- Көн саен чама белән 60-70 гектарда җир эшкәртәм. Һәрхәлдә 60 гектардан ким булмый, - ди “Тукай” хуҗалыгы механизаторы Фәрит Шаһидуллин.

Аның белән хуҗалыкның Мари Иле белән чиктәш басуында очраштык. 310 гектарлы солы басуы бу, 90 гектарын эшкәрткән инде. “К-1080” маркалы культиватор белән эшли. Янына килгәндә шушы культиватор астына кереп, “лапа”ларны ныгыта иде. Җир катырак буллу сәбәпле, аларының башлары юкарып, өзелгәли икән. Хәер, запчастьләр белән вакытында тәэмин итеп торалар, ди. “Уляктан проблема юк”, - ди ул. Басуда бер 6дан икенче 6га кадәр эшли, бу вакытта ике тапкыр басуга алып килеп ашаталар. Икенче смена да шул ук 12 сәгатьтә Рәмис Хадиев эшли.

Фәритнең куластында берничә трактор, шул сәбәпле быел көзге чәчүгә җирне үзе әзерләп, үзе үк чәчкәндә. Зәптәс укалаган.

...Биредәгез уркультиваторны зур трактор – “Нью-Холланд” өстери. Бу тракторны да 2013нче елны Яр Чаллыдан үзе йөртеп алып кайткан.

- Культиватор җирне тирән ерта – 24 сантиметр саналса да – йомшаграк урыннарда тирәнрәк тә эшкәртә, - ди тракторчы.

Районның механикалаштыру буенча консультанты Фидаил Сөнгатов нәкъ менә шунысы бик мөһим дип саный.

- Җирне тирән итеп эшкәртү бик отышлы. 25-30 сантиметр тирәнлектә “предплужная подошва” дигән катлам бар. Явым-төшемнең аска һәм грунт суларының өскә тартылуы өчен шул катламны җимертү кирәк. Шуңа күрә безнең барлык хуҗалыклар да җирне бик тирән итеп сукалый торган Себер “стойка”лары кулланалар, - ди ул. Ә ул 35-40 сантиметр тирәнлектә сукалый ала.

Шул сәбәпле районда барлык эшләнгән мәйданнарга карата җирне тирәнтен эшкәртү өлеше бик югары. Әйтик, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 28 сентябрьгә бирелгән оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бездә 21,1 меңнең 16,6 мең гектары тирән итеп эшкәртелгән. Бу яктан без алдынгылар рәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International