Учителя базовых школ Татарстана будут сдавать ЕГЭ

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

 «Быел база мәктәпләренең барлык укытучылары да үз предметлары буенча БДИ бирәчәкләр”, - дип белдерде республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Кайбер районнарда ул уздырылды инде, димәк бу өлкәдә тәҗрибә бар. “Әгәр дә укытучы үзе 40-50 балл булса да җыя алмаса, укучыны ничек әзерли икән?” – ди ул. Министр сүзләренчә, Татарстанда 550 база мәктәбе бар, аларда Татарстан укучыларының 85-90 проценты белем ала.

“База мәктәпләре һәр районда булырга тиеш. Алар белем бирү үзәкләре, һәрберсендә 80-100 бала укый, параллель сыйныфлар, җитди матди-техник базалары бар, ә иң мөһиме – сыйфатлы белем бирүне гарантияләүче укытучылары булырга тиеш”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International