“Гафаров Ришат Галиевич Моя родословная и воспоминания”

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Хәбәрчебез Җәүдәт Мәгъсүмов редакциягә Казан шәһәрендә АО ТАТМЕДИА ПИК ”Идел Пресс” та басылган 3 кило 200 граммлы китап күтәреп килеп керде. Китап “Гафаров Ришат Галиевич Моя родословная и воспоминания” дип исемләнгән. Агымдагы елның 20 сентябрендә басылган. Китапның баш редакторы – Юрий Анатольевич Балашов. Китаптагы фотолар Ришат Гафаровның гаилә архивыннан алынган. Әтнә районы табигате фотолары безнең – “Әтнә таңы” редакциясенең хезмәте. Архив материаллары белән эшләүче – архивларда казынучы безнең хәбәрчебез, шушы данлыклы нәселнең бер вәкиле Җәүдәт абый Мәгъсүмовныкы. – Ришат Гафаровның (1935 елның 23 сентябрендә туган) бабасы, безнең бабай, чыгышы белән Яңа шашы авылыннан. Ул 15 яшеннән Яушевларда эшләгән кеше. Әхмәтришат абый Мәскәүдә яши. Нефть–газ промышленностендә эшләгән бай нәсел бу. Китапка әлеге нәселнең Олы Әтнәдә яшәүче Шәриповлар нәселе кергән, без дә бар..., – дип горурланып сөйли Җәүдәт абый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International