Әтнәләр зират җыештыра

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

Буген, 15 сентябрьдә, район үзәгендәге оешмаларда эшләүчеләр Олы Әтнә авылында урнашкан зиратларны җыештыру эшенә керештеләр. Ике зиратта да берүк вакытта эш бара. Мәңгелек йорттагы ауган агачлар киселә, ботаклардан, чүп-чарлардан арындырыла.

Көннәр аяз, кояшлы торганда менә шулай бердәм булып, авылдашлар белән берлектә, зиратларны, авыл урамнарын, капка төпләрен дә җыештырып калырга кирәк. Һәр шәхси хуҗалык үз капка алдын җыештырып тәртип урнаштырсын иде, тәртип булмаган очракта чара күреләчәк, административ комиссия әгъзалары тарафыннан протокол төзелеп, штраф салыначак, – хакимият бинасында дүшәмбе көнне узган киңәшмәдә әнә шулай сөйләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International