День Парков и скверов прошёл в Атнинском районе

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Шул исемдәге фестиваль – Татарстан Республикасындагы яңа иҗтимагый киңлекләрнең глобаль тест-драйвы.
Күңел ачу, мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларының инфраструктурасын тикшерүнең иң яхшы ысулы – аларны оештыру. Иҗтимагый киңлекләрнең ничек эшләвен халыкка күрсәтү.
Иртәнге сәгать 11.00дә төрле уеннар, бәйгеләр, KIDSFEST – балалар фестивале белән башланып китте. 12.00дә сәнгать мәктәбе укучыларының концерты, рәсем ясау сәнгатенең ПЛЭНЕР парк-дәресе узды. Шул ук вакытта ачык һавада шахмат уеннары булды. Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршында төрле күргәзмәләр, ачык һавада музей оештырылңы. Әтнә үзәк китапханәсе буккроссинг уздырды.
Сәгать 13.00дә авыл хуҗалыгы техникумы стадионында  стритбол башланып китте. Ә кичке якта Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршында 18.00дә «FOODFEST – урамда туклану фестивале» була. Шушында ук концертлар һәм 20.00дә дискотека башлана. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International