“Без дә күрдек асфальтны”

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Ниһаять, безнең Зилин урамына да асфальт җәелә башлады, башланган эш беткән эш, диләр. Күп көтәсе калмады, озакламый без дә, иншалла, асфальт юллардан гына йөриячәкбез. Ходай Тәгалә сәламәтлегебездән аермасын, елларга тынычлык, сугыш афәтләре күрергә язмасын. Җитәкчеләребезнең күңеленә миһер-шәфкать килеп, халыкка тагын да йөз белән борылып, эш урыннары булсын иде. Чөнки бөтен кешенең дә яшисе бар, балаларын укытасылары килә.

Ә без, өлкән кешеләргә алган пенсияләребезнең куанычын күреп, бу рәхәт заманда бераз яшәргә насыйп булсын. Бу игелекле эшне башкаручыларның тормышлары да гөрләп барсын, үзләре сәламәт булсыннар.

Җофар ВӘЛИЕВА,

Олы Әтнә авыл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International