Сельскохозяйственные ярмарки

2015 елның 5 сентябре, шимбә

Бүгеннән Казанда авыл хуҗалыгынң көзге ярминкәләре башланды. Ярминкәләр шәһәрнең 8 ноктасында уза. Биредә Әтнә районы авыл хезмәтчәннәре дә катнаша. Әтнә районы Вахитов районда - Чехов базары артындагы мәйданда Достоевский урамы белән Татарстан Һәм Кәрим Тинчурин урамнары кисешкән мәйданда сату итәчәкләр.

Шәһәр халкына сөтне 28, итне 280, бәрәңгене 12 сумнан тәкъдим итәчәкләр. Моннан тыш, өлкәннәр кайнар чәй, яңа гына табадан төшкән коймактан да авыз итәчәкләр. Әлеге сый-хөрмәтне Түбән Бәрәскә авыл җирлеге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International