Уборка приближается к финишу

2015 елның 29 августы, шимбә

Әтнәдә 28 августка тиешлегә карата тагын 12 % мәйданнарда гына урып-җыясы калды. Соңгы көнне 10 % мәйданнарда бөртекле суктыруны күзаллаган хәлдә, бу инде әллә ни күп түгел.

Уңышыбыз куанырлык! 20,2 мең гектар җирдән 55,2 мең тонна бөртекле суктырып алынды. Алдагы көнне генә 5,1 мең тонна тәшкил итте. Нәтиҗәдә, районда бер гектардан суктырып алган бөртеклеләр күләме 31 центнер булды. Республикада иң зур күрсәткечләрнең берсе бу!

Шагыйрь әйтмешли; "Ерак калмый инде..."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International