Әтнә сөт җитештерүдә һаман әйдәп бара

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 25 августка республика буенча тулаем 3348,5 тонна сөт савып алынды. Бер баш сыерга уртача савым 14,3 килограмм тәшкил итте.

Әтнә күмәк хуҗалыкларында бу көнне тулаем 122 тонна сөт саудылар. Бер баш сыерга уртача 18,1 килограмм тәшкил итә. Сабада күбрәк – 18,4 килограмм. Ә менә авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына күчереп исәпләсәк, бездә ул 2,27 килограмм. Сабада төгәл 2 килограмм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International