Татарстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы ЗАГС идарәсе гражданнар белән элемтәне яхшыртуга юнәлтелгән яңа цифрлы проектны эшләтеп җибәрде. Ведомство эшчәнлегенә «Гаиля» интеллектуаль ассистенты кертелде, ул республика халкына ЗАГС һәм гаилә органнары эшчәнлеге буенча белешмә мәгълүматны оператив рәвештә алырга ярдәм итәчәк.
Цифрлы ярдәмче ведомстволарның эш графигы, гаризалар бирү тәртибе һәм кирәкле документлар исемлеге турындагы сорауларга җавап бирә. Сервис тәүлек буе эшли, ә интерфейсы мобиль җайланмаларда куллану өчен яраклаштырылган.
Проектның төп өстенлекләре — оперативлык, гадилек, доступность һәм хезмәтләрнең ачыклыгы. Ассистент «Мах» платформасында эшли һәм түбәндәге сылтама буенча доступна: https://max.ru/zags_rt_bot.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасының барлык халкына ЗАГС органнары күрсәткән хезмәтләр сыйфатын камилләштерүгә юнәлтелгән.