«Северное сияние» төбәкара дусларча шахмат турниры

2026 елның 23 сентябре, чәршәмбе

23 сентябрь көнне Яңа Кенәр авылында тиз шахмат буенча «Северное сияние» төбәкара дусларча шахмат турниры узды. Ярышка 2017 елда туган һәм аннан яшьрәк спортчылар җыелды. Безнең спорт мәктәптән дүрт укучы катшашты: Әхәтова Әдилә, Хәкимҗанов Рамазан, Хәсбиуллина Ясминә һәм Корбанов Рамазан. Әхәтова Әдилә югары дәрәҗәдәге уен күрсәтте һәм мактаулы дүртенче урынны алды. Әлеге нәтиҗә өчен ул бүләкләр белән бүләкләнде. Әдиләне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International