Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Конструктив диалог"

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Конструктив диалог" проекты кысаларында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчеләре белән очрашулар узды. Район мәктәпләре укучылары белән 2 чара, мәктәп директорлары, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, киңәшчеләр, педагоглар, шулай ук спорт секцияләре тренерлары белән 1 чара үткәрелде.

     Конструктив диалог" - ул куркынычсызлык өлкәсендә компетенцияләр һәм белемнәр формалаштыруга һәм үстерүгә, укучыларның һәм студентларның психологик сәламәтлегенә ярдәм итүгә, яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән үстерү чаралары.

     Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә ТР Иҗади яшьләр академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

     Проектта төрле темалар күтәрелде: цифрлы гигиена һәм интернетта куркынычсызлыкны саклау; яшьләрне деструктив бергәлекләргә җәлеп итүне профилактикалау; авыр тормыш хәлендәге кешегә ярдәм итү; вербовщикларның хәйләләрен тану; буллинг белән ничек эш итәргә һәм кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә һ.б.

     Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International