Бәйләнгән могҗизалар

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

"Пушкин картасы" федераль проекты, "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасы кысаларында һәм "Гаилә" милли проектының "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура" федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп Күәм авыл китапханәсе тарафыннан «Бәйләнгән могҗизалар» исемле иҗади дәрес уздырылды. Чарада Күәм урта гомуми белем мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары катнашты. Иң элек укучылар халкыбызның гореф-гадәтләре, татар хатын-кызларының яратып башкарган кул эшләре һәм эш кораллары белән таныштырылды, соңыннан челтәр бәйләү энәсе белән җептән «Йөрәк» брелок бәйләү буенча осталык дәресе уздырылды. Чара барышында укучыларга челтәр бәйләү энәсе белән эшләү кагыйдәләре аңлатылды, кирәкле зурлыктагы уңайлы челтәр энәсен, эшләнмә матур һәм чыдам булсын өчен сыйфатлы җепне ничек сайларга кирәклеге турында да мәгълүмат бирелде. Шулай ук Ахмадуллина Рәзинә Габдуллахан кызының кул эшләре күргәзмәсе белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International