«Белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү»

2026 елның 8 марты, якшәмбе

«Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәгендә  «Белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү»темасына практик юнәлештәге  семинар узды. Әлеге семинарда тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, тәрбия эше буенча  директор киңәшчеләре катнаштылар.  Бүген балалар һәм яшүсмерләргә янаган   куркыныч вакыйгаларны  вакытында ачыклау,  үз-үзеңне тоту тәртибенең куркыныч формаларын булдырмау, белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү бик мөһим. «Белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтүне оештыру»,  «Белем бирү мохитенең социаль-психологик тестлаштыру һәм куркынычсызлыгын мониторинглау нәтиҗәләре буенча» төрле зонадагы» укучылар белән эшләүнең  индивидуаль маршрутын эшләү",  "Мәктәпләрдә укучыларның бер-берсен эзәрлекләүне булдырмау. Әти-әниләр белән эшләү» темаларына чыгышлар тыңладылар.  Семинарның икенче өлеше практик өлештән (фильмның фрагментларын тикшерү һәм ситуацион мәсьәләләрне чишү) торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International