"Сәламәтлек киче"

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Олы Әтнә урта мәктәбенең 1-5 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен Каенсар урманында урнашкан чаңгы базасында "Сәламәтлек киче" дип исемләнгән бик матур чара булып узды. Бу кичтә Каенсар урманы чаңгы спортын үз итүче укучылар һәм аларның шат авазлары белән тулы иде. Чара барышында яшь чаңгычыларыбыз үзара җитезлектә көч сынаштылар. Әти -әниләр һәм укытучылар исә катнашучыларга көч биреп тордылар. Ярыш ахырында һәрбер катнашучы һәм җиңүчеләр иганәчеләр бүләге, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Әлеге чара кичке урманның саф һавасын сулап сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, чаңгы спортына карата мәхәббәт тәрбияләүгә һәм "укучы- мәктәп- әти-әни" бердәмлеге эшчәнлеген тагын да ныгытуга җирлек булып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International