«Казан Агро – 2026» күргәзмәсе мәйданчыгында Татпотребсоюз экспозициясе кунакларның игътибарын җәлеп итте. Үзәк элемент булып татар милли тәм — томнары-чәкчәктән төзелгән Сөембикә манарасы тора. Фотоны Татпотребсоюз каналы тәкъдим итте. Композицияне Әтнә районында урнашкан «Атня» кооперативы әзерләгән. Осталар 1,5 метр биеклектәге манара төзү өчен 45 килограмм чәкчәк кулланганнар. Фотоны Татпотребсоюз каналы тәкъдим итте.