Социаль контракт ярдәмендә Нигьмәтҗанов Илдар Нуриәхмәт улы 2025 елда бизнес – план төзеп, үзенең хоббисын бизнеска әйләндергән. Хәзерге көндә Илдар Әтнә районының Күшәр авылында тормыш иптәше Айсылу белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Илдар балачак хыялын тормышка ашырып, пешекче – кондитер һөнәрен үзләштергән. Күп еллар район үзәгендә, аннары Бәрәскә авылындагы кафеларда өлкән пешекче булып эшли. Тәҗрибә туплап, 4 нче разрядлы пешекче категориясен алып һәм 2023 елның сентябреннән үзмәшгуль булып теркәлә.
350 мең сум күләмендә дәүләт ярдәмен алып, кирәкле җиһазлар сатып ала. Ул үзендә җитештерелгән продукция ассортиментын киңәйтеп, бүгенге көндә сатып алучыларына күптөрле өйдә пешерелгән ризыклар, ярымфабрикатлар һәм тортлар тәкъдим итә. Илдарның эш үрнәге - максатчанлык һәм дәүләт ярдәме белән хыялларны тормышка ашыра алуның ачык бер мисалы булып тора. Аңа уңышлар телибез.Нигматзянов Ильдар Нуриахметович в селе Кушар Атнинского района вместе с супругой Айсылу воспитывают двоих детей.
2025 елдан социаль контракт - «гаилә»милли проектының төп инструментларының берсе булып тора.