Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп китапханәсе белән берлектә Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби кичә үткәрделәр.
Очрашу барышында алып баручылар балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, укучылар горурланып Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар.
Чарада катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.