2026 елның 12 февраленнән Татарстан Республикасының Кино учреждениеләрендә «Кара урман» нәфис фильмы прокаты башлана. Фильм турында: фильмны Татарстан Республикасы финанс ярдәме белән режиссер Радик Кудояров төшергән. Картина бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән көрәштәшләренең язмышы турында сөйли. «Кара урман» фильмы Халыкара конкурсларда күп тапкырлар югары бүләкләргә лаек булды.