Яңа Әтнә мәдәният йортында «Балкыш» фестиваленең гала-концерты узды.
3нче февраль - Олы Мәңгәр мәдәният йортында, 4 нче февраль- Күшәр авыл мәдәният йортында Әтнәбез авыл җирлекләреннән ветераннар арасында «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу этабы булып узган иде. Сайлап алу этабыннан узучылар, гала-концертта катнашты, Иҗат бәйрәме мәйданчыгы булып Яңа Әтнә мәдәният йорты булды, ул районның авыл җирлегеннән килгән кунакларны, катнашучыларны, һәрвакыттагыча, җылы кабул итте.
Әтнә муниципаль районы башлыгы исеменнән катнашучыларны һәм тамашачыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов сәламләде. Әлеге фестиваль ветераннарның активлыгын һәм сүнмәс энергиясен чагылдыра, аларның тормыш сөючән һәм инициативалы булуларын күрсәтә.
Фестиваль буыннарны берләштерә, мәдәниятнең һәм дуслыкның көчен күрсәтә.
Район ветераннар Советы Рәисе Хәмит Фазылҗан улы Галимҗанов барлык катнашучыларга, коллективларга иҗади уңышлар, нык сәламәтлек теләп, җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Проект Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган һәм Россия халыклары бердәмлеге елына, республикада хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, шулай ук ветераннар хәрәкәтенең 40 еллыгына багышланган. "Балкыш" мәдәни мирасны саклауга, өлкән буын кешеләренең иҗатын популярлаштыруга һәм милләтара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә, ел саен бөтен республикадан меңләгән катнашучыларны җыя.