ХАЛКЫМ МИРАСЫ

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

✅ "Пушкин картасы” федераль проекты, "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасы кысаларында һәм "Гаилә" милли проектының "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура" федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп Күәм авыл китапханәсендә халкыбызның милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре, традицияләренә багышланган "Халкым мирасы" исемле чара уздырылды. Әлеге чарада Күәм урта гомуми белем мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары катнашты.

✅ Укучылар авылыбызның тарихы, халкыбызның бәйрәм һәм көнкүреш йолалары белән таныштылар. Викторинада катнашып туган якны өйрәнү буенча белемнәрен тикшерделәр.

✅ Буыннан-буынга күчеп, кадерләп саклый торган ядкәр-истәлекләр турында да мәгълүмат бирелде. Укучыларга тарихи экспонатлардан төзелгән "Гаиләм ядкәрләре" һәм "Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы" исемле китап күргәзмәләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International