Әтнә муниципаль районының тәрбия буенча киңәшчеләре «Арт-тимбилдинг терапия»чарасында катнаштылар

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

21 январьдә, Россия балалар һәм яшүсмерләр  оешмасы  төбәк ресурс үзәгенең агымдагы эш мәсьәләләре һәм биремнәре буенча фикер алышканнан соң, Әтнә районы тәрбия эше буенча директор киңәшчеләре сәнгать мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шиһапова Г.И. белән берлектә оештырылган”Арт-тимбилдинг терапия” чарасында катнаштылар.

 

Арт – тимбилдинг – команданы берләштерүче чаралар формасы, анда хезмәткәрләр бергәләп сәнгать әсәрләрен булдыруда катнаша.

 

Бу чараны үткзрүнең максаты: команда рухын ныгыту – уртак ибат коллективның берләшүенә һәм хезмәткәрләр арасындагы хезмәттәшлекне яхшыртуга ярдәм итә; креативлыкны үстерү – сәнгать проектларында катнашу иҗади фикерләүне стимуллаштыра; эмоөиональ балансны торгыза; уртак кыйммәтләр һәм символлар аша корпоратив мәдәниятне, сәләтләрне ачу.

 

Тәрбия эше буенча директор киңәшчеләренең эшчәнлеге федераль милли проектның «Педагоглар һәм остазлар» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International