Кулле‑Киме авыл китапханәсендә татар милли киеме турында уникаль вакыйга

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Күлле-Киме авыл китапханәсендә татар мәдәниятенең бай мирасына-милли киемнәргә багышланган чара узды.
Кунаклар китапханәче сөйләве буенча гореф-гадәтләр, татар милли киемнәренең серләре белән якыннанрак таныштылар. Шулай ук балалар өчен викторина, калфак ясау буенча осталык дәресе тәкъдим ителде. Әлеге чара "Пушкин картасы" федераль проекты, "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасы кысаларында һәм "Гаилә" милли проектының "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура" федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International