Үзәк китапханәдә «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында оештырылган әдәби-танып белү сәгате узды. Китапханәбезгә Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең "Сәхнәдәш" үрнәк театр коллективы укучылары килде. Балалар китапханәче белән бергә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнделәр. Чара барышында укучылар викторинада актив катнаштылар. Яшь укучылар «Ай Һәм Кояш» шигыре белән беррәттән, Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Кичә мавыктыргыч шөгыль — Тукаебыз әкиятләре буенча иҗат ителгән пазллар җыю белән тәмамланды.