Мәктәп укучыларының инглиз теленнән «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды! 2026 елның 11 гыйнварыннан 14 гыйнварына кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстаннан инглиз телен яхшы белүче укучылар җыелды. Олимпиадада республиканың 43 муниципаль районыннан 7-11 сыйныфлардан 214 укучы катнашты. Олимпиадада Әтнә районы командасыннан Олы Әтнә урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Сәмиков Рамазан; 8 нче сыйныф укучысы Сәгъдиев Раяз; 9 нчы сыйныф укучысы Сәлимова Зилә; 10 нчы сыйныф укучысы Сәйфетдинов Самир; 11 нче сыйныф укучысы Хәкимҗанов Ислам; Күңгәр урта мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Мифтахетдинова Замира лаеклы чыгыш ясадылар. ПРИЗЕРЛАР: Самиков Рамазан, Сәлимова Зилә, Сәйфетдинов Самир, Хәкимҗанов Ислам. Барлык катнашучыларга да ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, белемнәрен тирәнәйтүне дәвам итәргә һәм белем алуда яңа җиңүләргә ышаныч белән барырга теләп калабыз!