"Яңа елны көткәндә"

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

"Татарстанда Кыш" проекты кысаларында 21 декабрь көнне 13:00 сәгатьтә Кышлау мәдәният йорты каршында "Яңа елны көткәндә" - дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды. Чарада кызыклы бәйгеләр һәм ярышлар һәркемгә үзенең җитезлеген, тапкырлыгын һәм бердәмлек рухын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Кыш бабай һәм кар кызы катнашында җыр-биюләр, күнел ачулар бәйрәм рухын тагын да ямьләндереп җибәрде. Саф һавада узган мондый уеннар һәркемнең сәләмәтлегенә, кәефенә бары тик унай нәтиҗәләр генә бирә. Шуна да бәйрәмгә килгән һәркем яхшы кәеф, шат елмаю белән таралышты. Районыбызда узачак кышкы чаралар афишасын проект сайтында карарга була: zima.tatar #ЗИМАВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ #КЫШТАТАРСТАНДА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International