Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күңгәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе базасында тәрбиячеләр өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөләмен үстерү эшендә заманча формаларның,алымнырның үзенчәлекләре» темасына район семинары узды. Семинарда 16 тәрбияче катнашты. Тәрбияче Фаилә Әгзәм кызы семинар кысаларында үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашты, шуның нәтиҗәсендә кушма төркемендә тәрбия эшенең системалы һәм эзлекле алып барылуы күренде. Балаларның сөйләм үсеше аларның мәктәптә белем алуга әзерлегенең төп компонентларының берсе булып тора. Тәрбияченең системалы рәвештә бу юнәлештә эшләгәне куренде. Семинар нәтиҗәле һәм эшлекле узды.