Яңа ел остаханәсе дәвам итә💫🎄

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Бүген үзәк китапханә хезмәткәрләре Күңгәр һәм Яңа Шашы мәктәбе укучылары өчен чыршы уенчыгы һәм декоратив чыршы ясау буенча осталык дәресе уздырдылар.
Эш барышында бик күп файдалы һәм кызыклы мизгелләр булды, катнашучылар үз фикерләре һәм иҗади идеяләре белән уртаклашып әңгәмә кордылар. Дустанә җылы атмосферада вакыт узганы сизелми дә калды. Мондый осталык дәресләре укучыларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Чара "Пушкин картасы" федераль проекты, "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасы кысаларында һәм "Гаилә" милли проектының "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура" федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International