13 декабрьдә, "Татарстанда кыш" проектын тормышка ашыру максаты белән, Олы Әтнә мәктәбе директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе Халикова Гөлнара Даниловна укучылар белән кышкы уеннар уйнау оештырды. Әтнә районы "Туган як" паркында укучылар, сыйныф җитәкчеләре белән бергә, бик күңелле ярышларда катнашты.
Тәрбия эше буенча директор киңәшчесе эшчәнлеге "яшьләр һәм балалар" милли проектның "Педагог һәм остаз" төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.