Үзәк китапханә хезмәткәрләре Комыргуҗа урта гомуми белем биру мәктәбе укучыларына чыршы уенчыклары ясау буенча кызыклы осталык дәресе үткәрделәр. Балалар үз фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Осталык дәресе җылы, дустанә атмосферада узды, катнашучылар күп уңай эмоцияләр һәм ачык тәэсирләр алдылар.
Әлеге чара "Пушкин картасы" федераль проекты, "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасы кысаларында һәм "Гаилә" милли проектының "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура" федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп үткәрелде.