“Телләр планетасы” исеме астында III Республика күләм лингвострановедик турнир

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

“Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында “Телләр планетасы” исеме астында III  Республика күләм лингвострановедик турнир үтте. Әтнә районының командасына Олы Әтнә урта мәктәбеннән 4 укучы  - Самиков Рамазан (7 класс),   Сагдиев Раяз (8 класс); Салимова Зиля (9 класс); Сайфутдинов Самир (10 класс) һәм Күнгәр мәктәбенең  укучысы – Мифтахутдинова Замира (8 класс) керде. Турнирда барысы республиканың төрле район-шәһәрләреннән 58 укучы катнашты. Турнир биремнәре 3 турдан торды: аерым гына тест эшләү, парларда сөйләм күнекмләрен күрсәтү һәм команда белән проект эше башкару һәм шуны яклау булды. Жюри -  КФУ укытучылары һәм фәнни белгечләре. Нәтиҗәләр буенча Салимова Зилә – Гран-при, Самиков Рамазан һәм Сайфутдинов Самир – 1 дәрәҗә диплом ияләре булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International