“Новогодние семейные чтения вслух. Живая классика” акциясе узачак. Шул уңайдан үзәк китапханәдә актив әниләр һәм балалар җыелды. Әлеге акциянең төп максаты — гаиләдә китап укуны популярлаштыру, ягъни ата-аналарга һәм балаларга гаиләдә бергә укыганда китапның әһәмиятен һәм кыйммәтен аңлатырга тырышу. Акция Президент фондының мәдәни инициативалары ярдәмендә оештырылды. Гаиләләребез төрле әдәби биремнәр үтәделәр, балалар үзләренең яраткан шигырьләрен генә түгел, әдәби әсәрләрдән өзекләр дә сөйләделәр. Шулай ук кунаклар чыршы уенчыгы ясау буенча осталык дәресендә катнашып, яңа ел рухын сизә алдылар. Әлеге чара "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасы кысаларында һәм "Гаилә" милли проектының "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура" федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп үткәрелде. Чарабыз гаиләнең бергә вакыт үткәрүенең мөһимлеген, әдәбиятның кешене рухи баетып, берләштерү сәләтен күрсәтте.