Әтнә районы мәктәп укучылары республика дәрәҗәсендәге коррупциягә каршы конкурсларда җиңүгә иреште

2025 елның 5 декабре, җомга

Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында, туган телдәге иҗади эшләре (инша – эссе) номинациясендә Бәрәскә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сәгъдиев Ильяс Наил улы 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, җитәкчесе Әхмәтҗанова Хиндия Мөхәммәтҗан кызы. Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Холмуродов Ильвир иҗади эш - плакат номинациясендә  гран-при иясе булды , җитәкчесе Исхакова Гөлнара Рифкать кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International