«Гаилә» милли проекты кысаларында «Өлкән буын» федераль проекты буенча, «Изгелек» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны профилактик медицина тикшерүләрен узу һәм диспансеризация өчен Әтнә район хастаханәсенә илтү дәвам итә. 11 ай эчендә 1188 кеше китерелгән. 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның диспансеризациясе авыруларны иртә ачыклау өчен үткәрелә, шул исәптән аерым социаль әһәмияткә ия йогышсыз авыруларны ачыклау өчен өстәмә скринингларны да кертеп. Боларның барысы да тормыш сыйфатын яхшырту һәм актив сәламәт озын гомер чорын озайту өчен эшләнә.